«Авылның бүгенгесен агач-куак басып баручы яр буйлары, таулардан чамаларга була инде…»

Бүгенге әңгәмәдәшем – «виртуаль авылдаш». Бер тапкыр да очрашканыбыз булмаса да, безне уртак фикерләр, бердәй тормыш кыйммәтләре бер җепкә бәйләп тора. Шигырьләребездәге юл арасындагы уй-хисләрне дә яхшы тоеп алабыз без. Шулай тоела.

Тугыз ел шәһәрдә укыганнан соң (педучилище, пединститут), авыл  барыбер үзенә тарта: Зөлфия (исемен үзгәрттем) әти-әнисе янына кайтып китә. Аларның да кыз баланы үзләреннән ерак җибәрәсе килми, өстәвенә гаиләдә бердәнбер бала да бит. Аннары мөгаллим егеткә кияүгә чыга, балалар үстерәләр; хәзер инде бергәләп  шәһәрдән кайткан оныкларны багалар. Аз булса да ана телен өйрәтергә тырышалар…

Авыл тормышының агын да, карасын да яхшы белә ул. Интеллигент саналса да, сарык, сыер малы андый категорияләрне санлап тормый: печәнен дә сорый, вакытында савуны да таләп итә. Хаклы ялга чыккач кына йокым туйды, ди Зөлфия.

«Мин – табигать баласы, аннан илһам алып яшим, дисәм дә була. Кыен була башласа, урман, кырларга чыгып китәм. Беркем беркемгә комачауламый. Кайчакта ялгыз калу да бик кирәк бит ул». Авылның иң зур өстенлеген шунда күрә дустым.

«Нинди ул бүгенге авыл? Бик авыр сорау. Элекке кебек дустанә мөнәсәбәтләр бар микән хәзер? Халык әлегедән күпкә гадирәк, шаянрак, күңеллерәк иде бит. Илдәге вазгыять үзенең эзен нык сала хәзер халыкка, бер-берсеннән читләштерә, хәтта якын туганнар да бер-берсенә шикләнеп карый. Элекке кебек ачыктан-ачык сөйләшү бар микән? Һәркем үз эченә бикләнгән кебек хәзер».

«Авылларны саклап калу авыл кешесеннән тормый. Аларны бетерү өстендә кемнәрдер эшли бит һәм бу күптән башланган дип беләм. Безнең тирә-яктагы руслар авылларын ташлап киттеләр. Безнең авылның да киләчәге бар дип булмый, чөнки яшь гаиләләр бөтенләй юк диярлек. Кырык яшьтән түбәне бөтенләй юк дип беләм.

2010 елда 528 кеше яшәгән авылда, хәзер 320 тирәсе. Моңа вахтовиклар, студентлар да керә. Икенче елга мәктәп ябыла, дип әйттеләр: бөтен мәктәпкә бер сыйныфлык бала җыела. Медпункт эшли әлегә, пенсиядәге фельдшерны кире чакыртып алдылар, аны алмаштырырга кеше күренми әлегә. Ике кибет бар. Анда эшләргә кеше таба алмадылар, тирә-як авыллардан килеп эшлиләр. Ярый хатын-кызлар булдыклы: барысы да рульдә.

Хәзер бөтен тармакта да эшләргә кеше таба алмыйлар дип ишетәбез бит инде: мәктәптә булсын, хастаханәләрдә булсын, кайда да әзерлекле белгечләр җитми. Алга таба ни буласын күз алдына китерү дә куркыныч.

Авылның бүгенгесен агач-куак басып баручы яр буйлары, таулардан чамаларга була инде…»

Күптән игътибар итәм: тормышка тәнкыйди караган кешегә җирдә яшәү авыррак. Ул кимчелекне күп күрә, аның ал күзлекләре күптән салынган. Һәм шундый шартларда да – тирә-юньдәге тәртип сине бөтенләй канәгатьләндермәсә дә, кануннар синең асылыңны юк итәргә тырышса да – гомерне матур итеп уздырасы килә бит. Күпме көч кирәк моңа! Көчне исә төрле кеше төрле чыганактан эзли. Шулай да күп очракта якыннар, балалар, хобби-мавыгулар ямьле-гамьле итә кеше тормышын. Дустым да шулай саный.

«Әлегә исәнбез. Балалар да тормышта үз урыннарын таптылар. Баш өстендә якты кояш көлә. Буш вакытымда (эш арасында да) шигырь язам, музыка, җыр тыңлыйм, газета-журнал укыйм. Элек кулдан-кулга йөртеп китап укый идек. Хәзер алай китап уку юк, дисәм дә булса. Интернет бар, үземне кызыксындырган бөтен нәрсәне аннан табам. Әлеге вакытта иң кызыксындырганы – музыка. Вакытында музыкаль белем эләкмәде бит».

Ниләр борчыймы бүген?  «Бик күпләр белән уртак борчу бу:  тынычлык тизрәк урнашсын иде. Тынычлык булса, бар да үз урынына кайтачак». Аның соңгы вакытларда язылган шигырьләре дә шул хакта. Күпләрдән аермалы буларак, мәгълүматны бик аралап кына, анализлап кына кабул итәргә тырыша ул, һәм кешеләрнең уйларга иренүләренә борчыла. Кеше үзе утырган ботакны үзе чабып утыра бүген, дип саный.

«Хыялга килгәндә, бу яшьтә хыяллар белән түгел, теләкләр белән яшәргә кирәктер инде ул. Шулай да үз өстемдә эшләргә, тормыштан артта калмаска тырышам», – ди дустым.

Лилия Фәттахова


Фикер өстәү