“Кара банкир”лар фаш ителгән

Полиция хезмәткәрләре республикада “кара банкир”ларны тоткарлаган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. Тәгаенләп әйткәндә, министрлыкның Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш хезмәткәрләре республикада яшәүче дүрт кешенең лицензиясез һәм теркәлүсез генә акча “юу” белән шөгыльләнүен ачыклаган. Алар 16 миллион сум акча эшләргә өлгергән.

Полиция хезмәткәрләре, “банкир”ларның өйләрендә тентү үткәргәндә, түләүләр өчен файдаланылган оргтехника, документлар тапкан. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү