Сәламәтлек саклау министрлыгында иммунитетны ныгыту өчен кирәкле продуктларны атадылар

Көзге чорда иммунитетны саклау өчен, беренче чиратта, җәйге сезоннан соң калган яшелчә һәм җиләк-җимеш белән ныклап тукланырга кирәк. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының  штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян әйтте, дип хәбәр итә RT.

«Мөмкинлек булганда, мөмкин кадәр күбрәк яшелчә һәм җиләк – җимеш ашарга кирәк», — дип ассызыклаган белгеч, консервланган һәм туңдырылган җиләк-җимешләрне киләчәккә калдырырга киңәш иткән.
Моннан тыш, Тутельян максималь киңәйтелгән витамин-минераль комплексын кабул итү, спорт белән актив шөгыльләнү зарурлыгына игътибар итте.


Фикер өстәү