Шәймиев: Канун кысаларында кимендә өч телдә укыту концепциясе эшләнде

Полилингваль белем бирү милли республикалар өчен аерым әһәмияткә ия. Ул туган телләрне үстерергә һәм инглиз телен үзләштерергә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә республикада мәгариф системасын үстерү буенча киңәшмәдә әйтте.

«Реформаторларга һәрвакытта да җиңел түгел, әмма без гамәлдәге хокукый киңлек кысаларында кимендә өч телдә белем бирү концепциясен эшләдек», – диде Минтимер Шәймиев.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Адымнар – путь к знаниям и согласию» беренче полилингваль белем бирү комплексының белем бирү траекторияләре структурасын тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, белем бирү комплексы структурасын башлангыч мәктәп, 5-9 сыйныф укучылары өчен билингваль мәктәп һәм 1-11 сыйныф укучылары өчен полилингваль мәктәп эшләргә тәкъдим ителә.

Министр үз чыгышында полилингваль комплекс укучыларына һәм аларның ата-аналарына өч белем бирү траекториясен — полилингваль, билингваль һәм монолингваль — сайлау тәкъдим ителәчәген әйтте.

«Һәр траектория халыкның мөмкин булган барлык белем бирү таләпләрен канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән һәм телләрне төрле дәрәҗәдә: алга киткәннән алып ирекле биләмәгә кадәр үзләштерүне гарантияли», – дип аңлатты Рафис Борһанов.

«Татар-информ»

 


Фикер өстәү