Татарстанның беренче сыйныф укучылары өчен ике телдә эшли торган мобиль кушымта эшләгәннәр

1 сентябрьдән Татарстанның һәр беренче сыйныф укучысы рус һәм татар телләрендә «Барсик цивилизацияне коткара» дигән мобиль кушымтаны бушлай алырга мөмкин. Кушымта «Беренче сыйныф укучысына Ак Барс Банктан бүләк» хәйрия проекты кысаларында эшләнгән. Уенны смартфон яки планшетка Google Play Market һәм App Store кибетләрендә, шулай ук веб-версиядә сылтама буенча урнаштырып була.

Мобиль уен Татарстан Республикасының дәүләт телләрен өйрәнүдә ярдәм итә һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен сыйныфтан тыш дәресләр үткәргәндә методик материал булып хезмәт итә ала. Кушымтада балалар уен формасында кешелек ачышлары белән таныша алалар.

Уен белән бергә табышмаклар һәм ребуслар белән тулы китап та каралган.  Аны ел саен Татарстанның һәр беренче сыйныф укучысы белем көнендә линейкада алачак. 2019 ел комплектларының тиражы- 53 мең данә. Проект 1997 елдан бирле банк тарафыннан гамәлгә ашырыла.


Фикер өстәү