Зәй районында бөртеклеләрне җыеп бетергәннәр. Тулаем җыем күпме тәшкил итә?

Зәй муниципаль районы игенчеләре 38 мең гектар мәйдан биләгән бөртекле культуралар җыюны төгәлләде, дип хәбәр итә район газетасы сайты.

Игенчелеккә фәнни якын килү, агротехник чараларны үз вакытында һәм сыйфатлы үткәрү һәм механизаторларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә һәр гектардан 40,1 центнер ашлык җыеп алынды, диелә хәбәрдә.

Тулаем җыем 152 мең тонна тәшкил итте. Икмәк кабул итү предприятиеләренә 120 мең тоннадан артык икмәк озатылды, әлегә ашлык тапшыру дәвам итә. Район кырларында 56 ашлык җыю комбайны эшләде, шуларның 42се 2000 тоннадан артык ашлык суктырды.


Фикер өстәү