Айгөл Фазыйлова улы белән хушлашырга өлгергән

Яман шеш авыруыннан вафат булган Айгөл Фазыйлованың улы – Әмир әнисе белән хушлашырга өлгергән. Бу хакта Казан хосписының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә психолог таләбе буенча Айгөл янына улы килгән иде. Алар саубуллаштылар. Табиблар һәм хоспис хезмәткәрләре янәшә иде, китүне һәм авыртуны җиңеләйтү өчен барысын да эшләделәр», — дип сөйләде Казан хосписының матбугат сәркатибе Наталья Лукина.

Бүген Айгөлнең туганнары аны туган ягы Татарстанның Әлки районына җирләргә алып кайтып китте. Аның икетуган апасы сүзләренчә, малай Айгөлнең әнисенең апасы белән яшәячәк.

«Опека малайны Айгөлнең апасына вакытлыча тапшырган. Бала әлегә аның белән яшәячәк. Безгә башка мәгълүмат килмәде», — диде Фәридә Садретдинова.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/15/196998/

Фикер өстәү