Яман шештән гомере өзелгән Айгөл Фазыйлованың улы авылга кайтканына шатлана

Газетабызда күп тапкыр язмышы бәян ителгән, яман шеш белән көрәшеп бакыйлыкка күчкән Айгөл Фазыйлованың улы Әмир белән гел элемтәдә торабыз.

Бәхеткә, сабый бик тәрбияле, башкаларга үрнәк итеп куярлык гаиләгә эләкте. Айгөлнең абыйсы Тәлгать һәм аның хатыны Раушания Әмирне кадерләп үстерәләр.
Тәлгать абый белән элемтәбез өзелми. Ул да нинди генә яңалык булса да безгә хәбәр итә. Әмирнең һәр уңышына сөенә. Сабый исә, үзе дә авылга кайтканына шатлана. Монда миңа бик ошый, ди. Әнисенең юклыгын белгәч тә, үзен егетләрчә тоткан. Тәлгать абый аны шуңа өйрәтә дә. Чын ир-ат итеп тәрбияли. Әмир йөгерә дә, көрәшә дә, футбол да уйный, кышын хоккейны үз итә икән. Абыйсы аның бик тә мунча яратканын да әйтте.
Август башында Әмирнең туган көнен гөрләтеп уздырдырганнар. Авылдагы барлык дуслары, туганнары килеп малайны котлап киткән. Кичә исә Әмир икенче сыйныфка китте. Фотодан күренгәнчә, ул тагын да үсеп, матурланып киткән. Без сабыйга исәнлек-саулык, бары тик яхшы билгеләренә генә укуын теләп калабыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү