Кышка скумбрияле яшелчә салаты ясау ЫСУЛЫ

Гөлназ Хәйевадан кышка скумбрияле яшелчә салаты рецепты.

Кирәк булачак: 1,5 кило скумбрия балыгы, 1 кило помидор, 5-6 данә уртача зурлыктагы кишер, 2-3 данә башлы суган, 5 данә хуш исле түгәрәк борыч, 100 грамм шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз, 100 грамм үсемлек мае, 75 грамм 9 процентлы аш серкәсе.

Скумбрия балыгын әйбәтләп юып, чистартабыз. Ваграк банкалар һәм капкачларны стерильләштереп, әзерләп куябыз. Кәстрүлдә су кайнатып чыгарабыз (уртача зурлыктагы кәстрүлгә яртылаш су салырга), тоз өстибез. Балыкларны кайнап чыккан суга салып, 5 минут пешереп алабыз. Суганны шакмаклап турап, майда кыздырырга куябыз. Шуның янына шакмаклап туралган кишер салып кыздырабыз. Помидор (эрерәк кисәкләргә турап) өстәгәч, таба капкачын каплап, сүрән генә утта 45 минут чамасы пешерәбез. Шуннан балыкны кылчыкларыннан аралап, ваграк кисәкләргә бүлгәлибез. Балык кисәкләрен яшелчәләр янына салып, тоз, борыч, шикәр комы өстәп, сүрән генә утта тагын 5 – 10 минут томалап пешерәбез. Аш серкәсе өстәп, 2 минут утта тотканнан соң банкаларга тутырабыз һәм тимер капкач белән ябабыз.


Фикер өстәү