1 октябрьдән Россиянең 10 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда, мәктәпләргә “Укучының мәдәни нормативы” мәдәни-белем бирү проекты кертелде.
Аның кысасында үсмерләр дәрестән тыш мәдәният һәм сәнгатькә бәйле әсәрләр белән танышачак. Һәр төбәк үз программасын әзерли. Татарстанда проект өч блоктан торачак: “Культпоход”, “Мәдәни клуб” һәм “Цифрлы мәдәният”. Шулай ук республиканың барлык мәктәпләрендә бердәм “Мәдәният дәресе” узачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat