Түбән Камада яшәүче 49 яшьлек ир-ат паяльник белән мич кабызганда пешкән

Түбән Камада яшәүче 49 яшьлек ир-ат паяльник белән мич кабызганда пешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«49 яшьлек ир-ат үз хуҗалыгы территориясендә паяльник ярдәмендә мич кабызып, шунда йорт кошлары өчен ризык әзерләмәкче булган. Нәтиҗәдә, куллары пешкән зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар», — дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Ир-ат ут белән саксыз эш итү аркасында зыян күргән дип фаразлана.


Фикер өстәү