Татарстанда сөт ташый торган машинага ут капкан

Татарстанда ир-атның сөт ташый торган машинага капкан утны сүндерергә тырышканда тәне пешкән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 16.39 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Мөслим бистәсендә сөт комбинаты территориясендә гаражда «ГАЗ» йөк машинасы януы турында хәбәр килгән.

Янгынны кичке бишләр тирәсендә сүндергәннәр. Янгында 36 яшьлек ир-ат зыян күргән — аның куллары һәм аркасы пешкән. Зыян күрүчене хастаханәгә салганнар.

 


Фикер өстәү