Башкортостанда ике ир-ат әтиләренең авызына кайнар су салып үтергәннәр

Башкортстанда яшәүче ике ир-ат әтиләренең авызына кайнар су салганнар. Ул хастаханәдә вафат булган. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы хәбәр итә.

62 яшьлек ирнең ике улы да бер кайда да эшләми. Алар әтиләреннән аерым яшәгән, икесенең дә гаиләсе бар. Өч көн элек алар бергә спиртлы эчемлекләр эчкәннәр, башка көнне әтисеннән акча сорарга барганнар.

Әтиләре акча бирмәгән. Шуның өчен ике егет аны каты тукмаган, соңыннан авызына кайнар су салган.

62 яшьлек ирне өендә күршеләре тапкан. Тиз арада ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан.

Әлеге вакытта аның ике улын да тоткарлаганнар. Аларга икесенә дә 20 елга якын төрмә яный.

 


Фикер өстәү