Галимнәр апокалипсис очрагына иң куркынычсыз илләрне атаган

Галимнәр дөнья эпидемиясе аркасында килеп чыккан апокалипсисны кайда кичерергә мөмкин булуы турында сөйләделәр. Бу хакта Science Alert порталы хәбәр итә.

Отаго университеты профессоры Ник Уилсон фикеренчә, биотехнологияләр өлкәсендәге ачышлар бөтен кешелек өчен куркыныч булган генетик проектланган пандемия барлыкка килүгә китерергә мөмкин.

Уилсон билгеләгәнчә, апокалипсис килеп чыкканда коткару мөмкинлеге юкка чыгарга мөмкин. Ләкин әгәр кеше һәлакәт вакытында кирәкле урында булса, аның исән калу мөмкинлеге артырга мөмкин.

Мисал итеп, профессор инфекция таралудан изоляцияләнгән утрауны китерде.

Галимнәр апокалипсис очрагында ышанычлы сыену урыны булырга мөмкин булган 20 илдән исемлек төзегән. Тикшеренүчеләр фикеренчә, Австралия, Яңа Зеландия һәм Исландия иң куркынычсызлары булып тора.


Фикер өстәү