Галимнәр дөньяда яңа пандемия башлануын фаразлый

Антибиотикларны контрольсез эчү һәм коронавирус пандемиясе дөньяны супербактерияләр таралу белән бәйле яңа глобаль авыруга этәрә. Бу хакта РИА Новости Science Alert басмасына сылтама белән хәбәр итә.

Америка галимнәре бөтен дөнья буйлап ел саен якынча 700 мең кеше бактерияләрнең аеруча тотрыклы төрләренең корбаннарына әверелә дип ачыклаганнар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлавынча, 2050 елга зарарлы микроорганизмнар белән йогышланган кешеләр саны 10 миллионга җитәргә мөмкин.

Белгечләр фикеренчә, яңа авыруның сәбәбе — контрольсез, шул исәптән терлекчелектә дә, антибиотиклар куллану. Шуңа күрә бактерияль инфекцияләрнең күбесе белән көрәшү авыр яки мөмкин түгел. Алар арасында гонорея, туберкулез һәм сальмонелла штаммнары да бар.

Моннан тыш, яңа патоген организмның агрессивлыгына коронавирус пандемиясе йогынты ясый.

«Кинәт барлыкка килгән Covid-19 авыруыннан аермалы буларак, супербактерияләр кризисы үскәннән үсә генә. Бу — инде пандемия. Бу — глобаль кризис, һәм Covid аркасында вазгыять начарая», — дигән Сан-Диего Стеффани Стратдидагы Калифорния университетының медицина профессоры.


Фикер өстәү