Танылган татар скульпторы вафат

Озакка сузылган авырудан соң скульптор Рада Нигъмәтуллина вафат булган. Бу хакта Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ул әхлакый, зыялы, яхшы яктан совет чоры кешесе иде. Бүгенге замандагы күп әйберләр аның тормыш кыйммәтләренә туры килә алмады. Ул безнең искиткеч үзенчәлекле, күпмедер идеаль иҗади гаиләнең — бер-берсен яраткан һәм кадерләгән фикердәшләр төркеменең җитәкчесе иде», — дип язган фейсбукта рәссам Марина Нигъмәтуллина.

  • Рада Нигъмәтуллина 1931 елның 14 апрелендә  Казанда туган. Казан сәнгать училищесын һәм Ленинградтагы сәнгать Академиясен тәмамлаган. Татарстанның халык рәссамы. СССР рәссамнар берлеге әгъзасы. 2007 елда аңа «»Тукайны яратып» сериясендәге хезмәтләре өчен (тагын ике автор) Тукай премиясе бирелә.

Скульптор белән хушлашу иртәгә, 13 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә Камал театрында була.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/12/195197/


Фикер өстәү