Дәүләт Думасы депутаты җинаятьчеләр өчен үлем җәзасының кирәклеге турында әйтте

Россиядә җинаятьчеләр өчен үлем җәзасын кире кайтарырга кирәк, диде Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Марат Бариев.

“Кеше үтергән өчен үлем җәзасын кире кайтару мәсьәләсе каралырга тиеш. Мин рецидивистлар өчен ярлыкау булмаска тиеш дип саныйм», — диде агентлыкның әңгәмәдәше.

  • “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Саратов халкы тугыз яшьлек кызны үтерүчене үзләре җәзаламакчы булган.
  • Узган чәршәмбе көнне иртән кыз мәктәпкә китә һәм югала. Шул ук көнне полицейскийлар, волонтерлар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре баланы эзли.
  • Эзләү операцияләре, челтәрдә кызның гәүдәсе табылу турында расланмаган беренче мәгълүматлар пәйда булгач, туктатылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/11/195166/


Фикер өстәү