13 яшьлек малай футбол уйнаган вакытта үлгән

Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендә 13 яшьлек малай футбол уйнаган вакытта җан бирә. Әти-әниләр малайның сәламәтлеге белән бернинди проблемалар да булмавын әйтә, дип хәбәр итә «Лайф». 

Дусларының сүзләренә караганда, баланың көтмәгәндә хәле начарлана һәм ул җиргә ава. Балалар шунда ук өлкәннәрне ярдәмгә чакыра, ә алар ашыгыч ярдәм чакырта. Әмма малай табиблар килгәнче үк үлгән.

— Билгеле булганча, укучы уен вакытында бернинди җәрәхәтләр дә алмаган, — дип ачыклык кертә ведомство.


Фикер өстәү