Абакан шәһәре башлыгы юл һәлакәтендә үлгән

Абакан шәһәре башлыгы Николай Булакин юл һәлакәтендә үлгән. Бу турыда Хакасия Республикасы хакимиятенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Бүген Хакасиядә зур югалту. Республика хакимияте һәм шәхсән үз исемемнән фаҗигале рәвештә һәлак булган Абакан шәһәре башлыгы Николай Булакинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», — дигән Хакасия башлыгы Валентин Коновалов.

Николай Булакин иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлеген 1989 елда башлаган. Абакан шәһәре администрациясе белән 1995 елдан җитәкчелек иткән.

Фото РИА Новости сайтыннан алынды. 

 


Фикер өстәү