Рөстәм Миңнеханов Хакасия Республиксы башлыгы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хакасия Республикасы башлыгы Валентин Коновалов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Хакасия делегациясе Казанга «Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумында катнашу өчен килгән.

Очрашуда катнашучылар төбәкләр арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов Хакасия җитәкчелегенең тарихи-мәдәни кыйммәтләрне саклау буенча тырышлыгын югары бәяләде.

Төбәкләр арасында сәүдә мөнәсәбәтләре 2016 елда имзаланган хезмәттәшлек турында килешү нигезендә үсә. Бүген Татарстан КАМАЗлар өчен запас частьләр, дизель ягулыгы һәм бензин, шиннар, азотлы ашламалар, медицина инструментлары һәм җиһазлары, дарулар, төрле азык-төлек продуктлары белән тәэмин итә. Үз чиратында Хакасиядән Татарстанга бентонит порошогы, күмер, ит ярымфабрикатлары кайтарыла.

Рөстәм Миңнеханов белән Валентин Коновалов уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү, цифрлаштыру, мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү турында да сөйләштеләр.

Соңыннан Татарстан Республикасы Президенты Валентин Коноваловка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медален тапшырды.


Фикер өстәү