Газетага язылу

Такси соңга калганда, компенсация алырга мөмкинме-юкмы икәнен аңлаттылар

Такси соңарып килгәндә яки бөтенләй килмәгәндә, пассажир, кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезендә, компенсация таләп итүгә хокуклы.

Хәтта йөртүче “бөке”гә яки авариягә эләксә дә. Шул ук вакытта агрегатордан промокод кына түгел, бәлки акча яки бару бәясен киметүне сорарга мөмкин, дип аңлаткан юрист Александр Хаминский “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында закон буенча, йөртүченең соңга калуда гаепле-түгелме икәненә бәйсез рәвештә, кулланучыга уңайсызлык тудырылган өчен компенсация тиеш”, – дип билгеләп үткән белгеч.  

Хаминский әйтүенчә, таксиның вакытында килмәве сәбәпле кеше театрга, кино, аэропортка яки әңгәмәләшүгә соңга калса, моны дәлилләү очрагында компенсация (шул исәптән мораль зыян өчен) генә түгел, турыдан-туры китерелгән зыян өчен дә түләтелергә мөмкин. Юрист үз хокукларыңны яклау өчен такси кушымтасында заказның һәр этабы: заказ бирү һәм машинаның күпмедер минуттан соң киләчәген раслау вакыты, машина һәм йөртүче турында мәгълүматларның, шулай ук автомобильнең карта буенча хәрәкәтләнүе (килергә тиеш булса да, килмәү вакыты) скриншотын алырга киңәш иткән.

Мондый дәлилләрдән башка гына компенсация алып булмый, дигән ул. “Аэропортка килдең, ә рейска теркәү ябылган, ди. Аэропорт администрациясенә барып, теге яки бу рейска теркәүнең ябылу вакытын раслау үтенече белән мөрәҗәгать итүегез турында белешмә алырга кирәк”, – дип аңлатып үткән Александр Хаминский.  Такси хезмәтенә дәгъваны билетлар, аэропорттан белешмә һәм скриншотлар белән бергә тапшырырга кирәк. Такси 10 көн эчендә түләүдән баш тартса яки җавап бирмәсә, судка яки Роспотребнадзорга шикаять белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

“Гаризада хезмәт күрсәтү бәясен киметү күләмен яки компенсация күләмен күрсәтсәгез, сезнең нәкъ менә шушы таләбегезне карарга тиешләр. Ә инде, машина соңарып килде, чара күрүегезне, гаризамны каравыгызны сорыйм, дип кенә язсагыз, сезгә киләсе баруга промокод кына тәкъдим итәчәкләр”, – дип кисәткән Хаминский.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре