Рөстәм Миңнеханов Татарстанда салым бурычы ничә сумга кимүен әйтте

2019 елның 9 аенда Татарстанда салым бурычы 1 миллиард сумга кимегән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

«Агымдагы ел башыннан алып салым бурычы 1 миллиард сумга кимеде. Бу эшне дәвам итәргә, шул исәптән тармак министрлыкларын да җәлеп итәргә кирәк», — дип искәртте ул.

Татарстан Президенты район башлыкларын әлеге эштә активрак катнашырга чакырды. «Бу – гаять зур эш күләме. Муниципаль бюджетларның да салым бурычы бар, ул бюджет процессына җәлеп ителергә тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

 


Фикер өстәү