Унынчы сыйныф укучысының мәете табылган мәктәптә махсус комиссия эшләячәк

Новосибирск Мэры Анатолий Локоть унынчы сыйныф укучысының мәете табылган Совет районындагы мәктәпкә махсус комиссия җибәрергә кушкан. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне, 17 октябрьдә, шәһәр хакимияте вәкиле хәбәр итте.

«Новосибирск Мэры Анатолий Локоть бу хәлне ачыкларга кушты. Мәктәпкә мәгариф идарәсеннән махсус комиссия җибәрелгән инде», — дип хәбәр итә әңгәмәдәшнең сүзләрен «РИА Новости».

РФ Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсендә мәетне табу факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип раслыйлар. Хәзер тикшерүчеләр вакыйга урынында эшли, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, дип билгеләп үтә ТАСС.

Элегрәк 17 октябрьдә өлкән сыйныф укучысының гәүдәсе Новосибирскиның ОбьГЭС микрорайоны мәктәпләренең берсендә хатын-кызлар бәдрәфендә табылуы хакында хәбәр ителгән иде. Социаль челтәрләрдәге пабликларда урнаштырылган фотода Новосибирскның Совет районының 112-нче номерлы мәктәп сурәтләнгән.


Фикер өстәү