Бер тәүлектә Әлмәттә яшәүче биш кеше мошенниклар тозагына эләккән

Бер тәүлектә Әлмәт полиция бүлегенә бер банкның биш клиенты мөрәҗәгать иткән, дип яза «Әлмәт таңнары» газетасы.

Алар барысы да мошенниклар корбаны булган. Шалтыратучылар үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштырып, акчаларын саклап калу өчен клиентларга акчаларны башка счетка күчерергә тәкъдим иткән. Аферистлар барлыгы 430 мең сум күләмендә акча үзләштергән.

«Банк белгечләре беркайчан да телефон аша клиент картасының номерын, кодын, гамәлдә булу вакытын һәм пин-кодны сорамый. Әгәр карта мәсьәләсендә сорауларыгыз туган очракта, кичекмәстән банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итегез”, — дип кисәтә Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге.

 


Фикер өстәү