Туган телдә дәшсәм генә, Туган җирем мине аңлар

Быел “Татарча диктант” акциясе дүртенче тапкыр узды. Дөрес, ул бәхәслерәк тә булды. Ни өчен дигәндә, чарада катнашучылар арасында, бөтенләй башка әсәрне тәкъдим иттеләр һәм ул өзек алдан ук “ватсап” төркемнәрендә таратылды, диючеләр дә бар. Бу имеш-мимешләр дөреслеккә туры киләме? Быелгы чара нәрсәсе белән истә калачак?

Ни өчен үзгәргән?

– Мин диктантта “Болын” әсәре булыр дип хыялланган идем. Тик иртән сәгать 9 лар тирәсендә “ватсап”ның мәктәп төркеменә, өзек үзгәртелде, яхшырак әзерләнегез, дигән хәбәр килеп иреште. Шунда ук өзеген дә җибәргәннәр. Миңа мондый шпаргалка кирәкми, белемемә ышангач, текст белән танышуны кирәк дип тапмадым. Шулай итеп, безгә Роберт Миңнуллин әсәреннән өзек язарга туры килде. Бернинди кыенлыгы да булмады, – ди башкалабызда яшәүче Ризәлә.
Менә шуннан соң төркемдәге башкалар да тыныч кына кала алмаган. Кайда монда гаделлек? Кемне алдыйбыз? Башта текстны укып чыгып, диктант язу дөресмени? Әнә бәхәсләр шулай куерган. Кыскасы, белемнәрен сынарга баручыларның кәефе кырылган.
Шул ук вакытта диктантны Фәүзия Бәйрәмованың “Болын” тексты буенча язучылар да булган икән. Чит төбәкләрдә дә башка өзекләрне сайлаганнар.


– Без белемебезне “Учак” клубында тикшереп карадык. Безнең клуб татар телен начар белүчеләрне җәлеп итәргә тырыша. Монда билге түгел, аларның катнашуы мөһим. Текст сәяси түгел, моңлы һәм матур. “Ватсап” төркеменә алдан хәбәр таратучылар булмады. Мин “4ле”гә яздым, – ди Рәдиф Кашапов.
Диктант текстының алдан интернетка таратылу-таратылмавын ачыклау өчен, чараны оештыручыларның берсе – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимовага мөрәҗәгать иттек.
– Әсәрнең исеме иртән түгел, өч көн элек үзгәртелде. Чараның нигезләмәсе буенча, диктант текстын Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре билгели. Дүртенче ел шулай эшләнә. Быел матбугат очрашуын алдан уздырдык. Тема буенча төрле фикерләр бар: берәүләр җиңел, икенчеләр авыр, ди. Шуңа күрә әлеге очрашудан соң, белгечләр белән киңәшләшеп, теманы үзгәртергә булдык, – ди Ленария Мөслимова, мәсьәләгә ачыклык кертеп. –Мәйданчыкларны оештыручыларга, ике көн алдан сайтка кереп, текст эчтәлеге белән танышу мөмкинлеге бирелде. Әгәр өзек алдан интернетка чыккан икән, димәк, оештыручылар намусында кала. Чарада катнашу ирекле.


Моңа юл куймаска кирәк!

Диктантны кайда гына язмадылар. Чит төбәкләрдә чарадан соң, рәхәтләнеп чәй эчеп, җырлап күңел ачканнар. Балалар да, өлкәннәр дә читтә калмаган. Әйтик, Омскида белемнәрен Дуслык йортында һәм үзәк китапханәдә сынаганнар. Кемерово өлкәсенең Юрга шәһәрендә очрашу урыны итеп ресторан сайланган. Анда 18 кеше җыелган. Австралия татарлары да “Татарча диктант”та очрашкан. Барлыгы 14 кеше катнашкан. Иң кечкенә катнашучы Фирдәүскә – 12 яшь, иң олысы Наил абыйга 79 яшь булган. Татарстан районнары да чарага битараф калмаган. Мәсәлән, Алабуга районында – 1500, Түбән Камада 2800 кеше белемен тикшерергә килгән.
Башкалада төп мәйданчык итеп КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты билгеләнгән. Анда Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та килгән иде.
– “Татарча диктант” – белемебезне тикшерүче чара. Нәтиҗәләр сөендерерлек булмаса, күбрәк укып, көндәлек тормышта татарча аралашып, бер ел дәвамында телебезне камилләштереп, киләсе елга яхшылап язарга мөмкинлек бар. Шул рәвешле татар теле онытылмаячак, – дип, катнашучыларны сәламләде республиканың баш педагогы.
Ленария Мөслимова әйтүенчә, “Татарча диктант”ның төп максаты – татарча хатасыз язарга һәм сөйләшергә өндәү.
– Чит телдә хата белән язучы кешене без түбәнсетәбез, ә татар телендә хаталар җибәргән кешегә билгеле бер ташлама ясала, бу нормага әйләнеп бара. Моңа юл куймаска кирәк! – диде ул.

Бүген дә “5ле” көтәм

Диктантны язар алдыннан, Башкортстан һәм Мәскәүдәге мәйданчыклардагы милләттәшләребез сәламләде. Чит төбәкләрдә яшәүчеләр белән онлайн-трансляция алып барылды.
Диктантның тексты Татарстанның халык язучысы Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” әсәреннән алынган иде. Текстны К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәлахова укыды.


Диктант язучылар арасында Татарстанның халык артисты Резедә Төхвәтуллина да бар иде.
– Әлеге акциядә беренче мәртәбә катнашам. Белемемне тикшереп карыйсым килде. Кечкенә чактан ук диктант язарга бик яраттым, ничектер җиңел кебек тоела иде. Бүген исә “3ле” куйсалар да, бик сөенәчәкмен, – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты артист.


67 яшьлек Миңнегөл апа Әхмәдуллина исә мондый диктантларның берсен дә калдырмавы белән горурлана.
– Мәктәптә “5ле”гә генә укыдым, бүген дә иң югары бәяне көтәм! Ел саен киләм дә шатланып кайтып китәм. Киләсе елга да катнашырга язсын, – ди Миңнегөл апа.
Вафилә апага – 79 яшь икән. Ул быел икенче тапкыр катнаша. Казахстаннан килгән танылган табиб, галим Морат Кәримов та язган диктантны.
– Казанга балаларым янына килдем. Икенче ел рәттән “Татарча диктант” акциясендә белемемне тикшерәм. Татар телен белгәч, казахча да, үзбәкчә дә, балкарча да яхшы сөйләшәм. Балаларыбызны да татар телендә сөйләшергә өйрәтергә, белемле булырга өндәргә кирәк, – ди ул.
Казахстаннан килгән милләттәшебезнең сүзләрен бөтен татар халкы ишетсен һәм исендә тотсын иде.

Сәрия Мифтахова
Лилия Гыймазова

Сан

Дөнья буенча акциядә 85 мең кеше катнашкан. Чара барлыгы 1410 мәйданчыкта оештырылган. Диктантны 22 чит илдә, Россиянең 47 төбәгендә һәм республиканың барлык районнарында язганнар.


Фикер өстәү