Татарстанның бер районында көчле җил мәктәп түбәсенең бер өлешен алып аткан

Татарстанда Әтнә районында көчле җил мәктәп түбәсенең бер өлешен алып аткан. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Бу хәл бүген көндез Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Фотода түбәнең каерылып төшкән өлеше мәктәп янындагы территориядә ятуы күренә.

Моннан тыш, һава торышы аркасында мәктәп тә, Олы Мәңгәр авылы да электрсыз калган.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү