Сәяси респрессия корбаннарын искә алу көне белән бәйле рәвештә Ләйлә Фазлыева республика халкына мөрәҗәгать итте

30 октябрь – Сәяси респрессияләр корбаннарын искә алу көне. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республика халкына мөрәҗәгать итте.

“Бу көн – Җир шарында яшәүчеләр өчен илебез тарихындагы фаҗигале хәлләр, кешелеккә каршы булган тоталитар режим корбаннарына әйләнгән миллионнарча совет кешеләрен искә алу көне.
Ул елларның шаһитлары елдан-ел кими. Сәяси репрессияләргә җәлеп ителгән кешеләр һәм шушы авыр еллар вакыйгалары истәлеген саклау, туганнар каберлекләре урыннарын эзләү, һәлак булганнар һәм акланганнарның исемнәрен мәңгеләштерү эшен дәвам иттерү – чиктән тыш мөһим.
Татарстан сәяси респрессияләр корбаннары – Пенсионерлар һәм инвалидлар төбәк иҗтимагый-гуманитар оешмасы белән берлектә коточкыч фаҗигагә багышланган “хәтер дәрес”ләрендә яшь буынны тәрбияләү, репрессияләнгән якташларыбызның истәлеген саклау эше алып барыла.
Бу көннәрдә Татарстанның барлык районнарында сәяси репрессияләр барышында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең истәлегенә багышланган чаралар, акцияләр үткәрелә.
Без узгандагы фаҗигане беркайчан онытмаячакбыз”, – диелә мөрәҗәгатьтә.


Фикер өстәү