Татарстан Путин химаясендә үтә торган олимпиадага гаризалар бирүдә алда бара

Татарстан «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проекты булган «Мин – профессионал» олимпиадасына теркәлүләр саны буенча лидер – төбәкләр унлыгына керде. Бер ай эчендә төбәк студентлары 9 меңгә якын гариза тапшырган. Бу хакта чараның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Олимпиада җитәкчесе Валерия Касамара сүзләренчә, быел проектка теркәү темплары узган елгыга караганда югарырак.

«Беренчедән, катнашучыларның проектка ышанычы артты, алар узган елларда җиңүчеләрнең реаль балалар булуын күрә. Икенчедән, бездә яңа массакүләм юнәлешләр барлыкка килде, мәсәлән, «Транспорт» һәм «Медицина-профилактика эше», – диде Касамара.

Шул ук вакытта ул Татарстан студентлары арасында иң популяр юнәлешләр — «Дәвалау эше һәм педиатрия», «Биология», «Химия», «Психология» һәм «Математика», дип билгеләде.

«Югары уку йортларына килгәндә, бүгенге көндә КДМУ, КНИТУ (КАИ) һәм КФУ студентлары аеруча актив эшли», – дип ачыклык кертте «Россия – мөмкинлекләр иле» оешмасы генераль директоры урынбасары Владислав Даванков.

Ярышларда катнашу өчен гаризаны бакалавриат, магистратура яки Россия югары уку йортлары специалитеты студентлары бирә ала. Теркәлү проект сайтында онлайн алып барыла һәм ул Мәскәү вакыты белән 18 ноябрьнең 23 сәгать 59 минутына кадәр дәвам итәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/30/196172/

Фикер өстәү