Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм квитанция булдыру нәрсәсе белән отышлы

Торак-коммуналь хезмәтенә бердәм түләү документын кертү турындагы закон проектын кабул итәргә әзерләр. Ләкин аның сыйфатлы итеп эшләп бетерү шарты бар. Әгәр яңалык кабул ителсә, россиялеләргә бөтен торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү җиңелрәк булачак, ә министрлар кабинеты тарифлар үсешен тикшереп тора алачак, дип хәбәр итә «Известия».

Проект агымдагы елның июнь аенда Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Пахомов җитәкчелегендә депутатлар тарафыннан кертелде. Бердәм түләү идарәче компанияләр тарафыннан акчаларны урлау куркынычын киметәчәк һәм исәп-хисапларны тагын да ачыграк итәчәк дигән фараз бар.


Фикер өстәү