Ветеран әби 97 яшендә блогер булган

Екатеринбургта яшәүче 97 яшьлек Алефтина Груздкова «Инстаграм» социаль челтәрендә шәхси бит ачкан. Биредә ул күбрәк видеоязмалар урнаштыра. Шигырьләр укый һәм сугыш турында төрле истәлекләре белән уртаклаша. 

Алефтина Груздкова шул кадәр танылып китә — аның янына кадәр чит илдән кунаклар да килә, аның битенә язылучылар саны көннән көн арта. Бүген инде аның шәхси битен 14 меңнән артык кеше күзәтеп бара.


Фикер өстәү