Россия хатын-кызларының тиз картаю сәбәбен атадылар

Россиядә гүзәл затлар Кытай хатын-кызларыннан тизрәк картая, чөнки туйдан соң тышкы кыяфәтләрен караудан туктый, дип белдерде Sohu порталы журналисты. Бу хакта «Известия» яза.

Автор моны Россия хатын-кызларының гаиләгә күп көч түгүе белән бәйли. Моннан тыш, ул илнең салкын климаты аркасында биредә яшәүчеләр углеводларга бай югары калорияле азык-төлеккә күнеккән дип саный.

Аның фикеренчә, туйдан соң хатын-кызлар спорт белән шөгыльләнсә һәм дөрес тукланса, бу проблемалардан котылырга мөмкин.


Фикер өстәү