Галимнәр «Википедия» ярдәмендә төбәк образын эшли

Татарстан галимнәре, Россиянең 11 төбәгендәге энциклопедия төзүчеләр белән бергәләшеп, төбәкләр “Википедия”сен эшләүгә керешкән. Белгечләрнең максаты – гомумфедераль дәрәҗәдә төбәк образын булдыру. Алар “Россия Зур энциклопедиясе” фәнни порталы өчен төбәкләргә бәйле әһәмиятле вакыйгалар, корылмалар һәм шәхесләр турында материаллар эшләячәк. Портал редакторы Сергей Кравец әйтүенчә, төбәкләр портал бүлекләренә урнаштырылган материалларны үзләрендә яшәүче халыкларның ана теленә тәрҗемә итә алачак.


Фикер өстәү