Татарстан республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды

Элекке Татарстан АССР Хезмәт һәм социаль мәсьәләләр буенча дәүләт комитеты рәисе Гыйләҗев Габделхак Шәйхетдин улы 21ноябрь көнне 92 нче яшендә арабыздан мәңгегә китте.

Г.Гыйләҗев 1928 елның 4 апрелендә ТАССР Лениногорск районы Ялтау бистәсендә дөньяга килгән. 1945 елда – Бөгелмә педагогия училищесын, 1962 елда Казан Югары партия мәктәбен тәмамлаган.

Габделхак Гыйләҗев үзенең хезмәт юлын 1945 елда ТАССР Шөгер районы Урмышлы авылында җиде еллык мәктәп укытучысы буларак башлап җибәргән, 1946 елдан Таҗикстан ССРның Янги Юль исемендәге мәктәбендә мөгаллимлек иткән. 1949 елда Совет армиясе сафларына чакырылган. 1955 елда комсомол эшенә тәкъдим ителгән: ТАССР ВЛКСМның Лениногорск шәһәр комитеты секретаре, беренче секретаре булып эшләгән. 1962 елда Казан Югары партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, ТАССР Лениногорск производство колхоз-совхоз идарәсенең “Лениногорский” совхозы партия комитеты секретаре вазифасына тәкъдим ителгән. 1965 елда КПССның ТАССР Лениногорск шәһәр комитеты секретаре итеп билгеләнгән.

Габделхак Шәйхетдин улы 1970 елда, югары дәрәҗәдәге шәхсән сыйфатларын һәм зур һөнәри осталыкка ия булуын исәпкә алып, ТАССР халык депутатларының Лениногорск район советы башкарма комитеты рәисе вазифасына, 1980 елда – КПСС Минзәлә район комитеты беренче секретаре вазифасына билгеләнде.

Г.Гыйләҗев 1985 елда ТАССРның Хезмәт буенча дәүләт комитеты рәисе итеп куелды. Республикада аның җитәкчелегендә хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу, халыкның мәшгульлеген тәэмин итү, эшкә урнаштыру һәм социаль гарантияләр системасын камилләштерү мәсьәләләренә бәйле мөһим проектлар тормышка ашырылды. Гадбелхак Шәйхетдин улы социаль өлкәдәге, хезмәт өлкәсендәге законнарны, шул исәптән эшче көчләрдән файдалануга контрольлек итү турында, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы оешмаларында күмәк хезмәтне гамәлгә кертү, хезмәт ресурслары балансы һәм аларны бүлү турында норматив-хокукый актларны тормышка ашыру-үстерүгә үзеннән саллы өлеш кертте.

Г.Гыйләҗевнең күп еллык нәтиҗәле хезмәте, тормышта актив позициядә торуы һәм казанышлары югары дәрәҗәдә бүләкләр белән билгеләнде. Алар арасыннан – Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре.

Гадбелхак Шәйхетдин улы нинди генә мөһим һәм җаваплы вазифада эшләмәсен, һәркайда үзен югары квалификацияле, принципиаль һәм җаваплы җитәкче буларак танытты. Хезмәт сөючәнлеге, иҗимагый бурычка тугрылыгы, кешеләргә игътибарлы мөгамәләсе аңа бик зур абруй-хөрмәт китерде.

Гадбелхак Шәйхетдин улы Гыйләҗевнең якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.

Р.Н.Миңнеханов, М.Ш.Шәймиев, Ф.Х.Мөхәммәтшин, А.В.Песошин, Ә.Ә.Сәфәров, Ә.С.Гобәйдуллин, Э.Ә.Зарипова, Р.Г.Хөсәенов, А.Ф.Сәлахов


Фикер өстәү