Кучкар (21.03 – 20.04) Гаиләдә бераз гына тынгысызлык булып алырга мөмкин. Тынычлык урнаштыручы әллә кайда түгел – нәкъ менә сез үзегез!
Үгезбозау (21.04 – 20.05) Көтелмәгән җирдән кулыгызга акча килеп керер. Әмма аны шундук “тар-мар” итәргә дә туры килер. Хафаланмагыз – эшегездә хезмәт хакын арттырырдай үзгәреш булачак!
Игезәкләр (21.05 – 21.06) Кырык яктан кырык төрле эшкә әзер торыгыз. Әйе, бераз нервыланып та алырсыз. Әмма әҗере яхшы булачак икән, нигә әле түзмәскә?!
Кысла (22.06 – 22.07) Яңа танышыгыз алдында бик ачылып китмәгез: мошенник булып чыкмасын. Атнаның икенче яртысында күңелегезнең иң нечкә кылларына тиярдәй хәлләр көтегез.
Арыслан (23.07 – 23.08) Көтмәгәндә генә сәфәр чыгарга кыстыйлар икән, карышмагыз. Анда сез онытылмас хис-тәэсирләр әсирлегендә калачаксыз һәм үзегезгә бик кирәкле бер әйбергә өйрәнәчәксез.
Кыз (24.08 – 22.09) Тормышка үзгәрешләр кертү турында чынлап торып уйлана башларсыз: алар инде күптәннән ишек “шакый”… Уйнап кына дигәндәй керемле эш табарсыз.
Үлчәү (23.09 – 23.10) Балалар тик торганнан гына мәшәкать китереп чыгарыр сыман. Хезмәттәшләрегез дә авыррак хәлдә калдырмагае. 28 ноябрьгә кадәр түзегез инде: аннан соң эшләрегез хутка китәчәк.
Чаян (24.10 – 22.11) Тормышыгызга яңа бизәкләр, яңа мөмкинлекләр өстәлер. Әйтик, кәттә кием сатып алу бәхете елмаер.
Укчы (23.11 – 21.12) Мөһим эшләрегезне нәкъ менә шушы чорга корып куегыз – оттырмассыз! Гайбәтчеләр теленә эләкмәс өчен авызыгызны үлчәбрәк ачасы булыр.
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Тормышыгыздагы мөһим вакыйгаларны сер итеп сакларга тырышыгыз. Юкса, дус битлеге кигән дошманнар юлыгызга аркылы төшмәгәе…
Сукояр (21.01 – 19.02) Нык кына ачу килсә дә, сөеклегез белән сүзгә кермәү ягын карагыз. Хәтта кечкенә генә низагның да ахыры бигүк хәерле булып бетмәскә охшап тора.
Балык (20.02 – 20.03) Оптимист булуыгыз авыр мәсьәләләрне “эһ” иткәнче хәл кылып кую мөмкинлеге бирер. Кайберәүләрнең төшенә дә кермәгән дәрәҗәдә җиңеллек белән!