Иске смартфоннарны куллануның төрле ысуллары

Яңа смартфоннар сатып алганнан соң, кешеләр еш кына иске гаджетларны күп кенә көндәлек мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланырга мөмкин. Мөмкин булган вариантларны Американың Popular Mechanics басмасы экспертлары санап чыкты.

Аерым алганда, иске смартфонны, AtHome Video Streamer кушымтасын куеп һәм кирәкле урынга беркетеп, күзәтү камерасы итеп кулланырга мөмкин. Хәрәкәтне ачыклау турында хәбәрләр алу өчен яңа смартфонга AtHome Camera кушымтасын урнаштырырга кирәк.

Шулай ук, сигналны яңа җайланмага тапшырып, Cloud Baby Monitor, Dormi яки Baby Monitor 3G программалары ярдәмендә искесен видеоняняга әйләндерергә мөмкин.

Иске модельле iPhone гаджетка «iPhone» яки Find My Device кушымталарын урнаштыру турында кайгыртсаң, GPS-трекер буларак кулланырга мөмкин. Бу опция үз автомобилен кайда куйганын гел оныткан кешеләр өчен актуаль, диелгән басмада.

Моннан тыш, искергән аппаратны видеорегистиратор яки Wi-Fi сигналын көчәйтүче аппарат буларак кулланырга мөмкин.


Фикер өстәү