Смартфонның зарядкасы тиз бетү камерасы аша күзәтүләрен аңлатырга мөмкин

Смартфон аша үзегезне күзәтү-күзәтмәүләрен берничә ысул белән белергә мөмкин. Плеханов исемендәге Россия икътисад институтының информатика кафедрасы доценты Александр Тимофеев “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Иң элек телефонның настройкасына керергә кирәк. Күп кенә кушымталар камера белән “элемтәдә” эшләргә мөмкин. Кушымталарны аннан өзәргә була, чөнки күпчелеге камерасыз да әйбәт эшли.

Икенчедән, камера өзлексез эшләп торганда, смартфонның зарядкасы тиз бетә. Белгеч әйтүенчә, настройкалар ярдәмендә төп энергиянең кайда китүен билгеләргә була. Камерага китсә, чыннан да, сезне күзәтеп торулары бар, дигән сүз.

Тимофеев әйтүенчә, шпионнардан саклану максатында смартфонны камерасы өчен пәрдә күздә тотылган тышлыкка кидерергә мөмкин.


Фикер өстәү