Белгеч смартфонны күзәтеп тору билгеләрен әйткән

Күпләребез мобиль кушымта урнаштырганда, тизрәк эшләп китсен өчен, барысына да ризалык биреп, “разрешить” төймәсенә баса.

Смартфонны күзәтеп тору билгеләрен санап үткәннәр. Кибериминлек буенча белгеч Сергей Вакулин әйтүенчә, камера һәм микрофон кирәк булмаса да, аларга керергә рөхсәт бирүне таләп итүче кушымталар шпион программасы булып чыгарга мөмкин. Бу хакта URA.RU яза.

Белгеч әйтүенчә, күпләребез мобиль кушымта урнаштырганда, тизрәк эшләп китсен өчен, барысына да ризалык биреп, “разрешить” төймәсенә баса. Әмма, бу кушымта өчен камера яки микрофонга, йә булмаса саклагычка нигә керергә икән соң, дип беркем дә уйлап карамый. Аның әйтүенчә, шпион программасы урнаштырылган очракта, телефонның зарядкасы тизрәк бетә башлый, чөнки ул һаман эшләп тора.
Моңа кадәр Android нигезендәге смартфоннардан файдаланучылар түләүле хезмәтләргә яздыручы вирус турында кисәтелгән иде. Программа түләүле хезмәткә яздыруны яки түләүне раслау өчен операторның SMS-хәбәрләрен яшереп кала икән.


Фикер өстәү