Чаллы янында урнашкан «Заря» исемле дача җәмгыятендә ата-аналар бер яшьлек баласын үле килеш тапкан дип яза «Челнинские известия».
Әлеге гаилә дачада яшәгән, күршеләре коляска белән йөрүче әти-әнине еш күргән була.
Белгечләр әлегә баланың үлем сәбәбен атый алмый. Шунысы билгеле — үтерү версиясе каралмый. Төгәлрәге, экспертлар лаборатория тикшеренүләрен үткәргәннән соң билгеле булачак.