Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев вазифасыннан китте

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев вазифасыннан киткән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Киңәйтелгән киңәшмәдә аның үз теләге белән, башка эшкә – Казан илкүләм тикшеренү техник университетына (КНИТУ-КАИ) проректор булып күчүгә бәйле рәвештә китүен әйттеләр», — дип ачыклык керттеләр Татарстан Икътисад министрлыгында.

Айрат Шәмсиев Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2007 елдан бирле эшләде. 2010 елда – министры урынбасары, ә 2022 елның августында беренче урынбасар булды.

 

 


Фикер өстәү