Краннан аккан суның сыйфатын тикшерү ысулларын аңлатканнар

Краннан аккан суның сыйфатын махсус лабораторияләргә мөрәҗәгать итмичә генә дә билгеләргә мөмкин. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының инновацион материаллар һәм технологияләр кафедрасы белгече Мария Подзорова “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Иң элек суның тәме, исе һәм утырмасына игътибар итәргә кирәк. Белгеч аңлатып үткәнчә, судан ниндидер ис, әйтик хлор исе килмәскә тиеш.

“Күгәргән” су гадәттә караңгырак төстә була, стакан төбендә утырма хасил итә. Тимер тәме суда тимер микъдары күп булуны, савыт-сабада калган карарак төстәге таплар суның күкертле водородтан торуын аңлата. Суның селтегә бай булуын алюминий савытка агызып белергә мөмкин. Мондый очракта савытта юу сыекчасыннан башка гына да күбек барлыкка киләчәк.

Суда мондый билгеләр күзәтелгән очракта, тиз генә тиешле чарасын күрергә кирәк. Юкса сыйфатсыз су куллану сәламәтлеккә кырын сугарга мөмкин, дип йомгак ясаган белгеч.


Фикер өстәү