Йолдызнамә | 14 – 20 декабрь

Кучкар (21.03–20.04) Эштә бары тик үзегезнең акыл көче һәм сәләтегезгә таянып кына хәл итеп булырдай мәсьәләләр калкып чыгар. Кызуланып китеп, чиле-пешле карарга гына килә күрмәгез. Ә болай сез теләсә кайсы проблеманың очына чыга алачаксыз. Тик, Яңа ел алды ташламаларына кызыгып һәм дә акча булганда алып калыйм әле дип, кирәкмәгәнрәк әйберләргә генә акча исраф итмәгез – үкенәчәксез.

Үгезбозау (21.04–20.05) Көч-куәтегезнең чамасыз булуы һәр нәрсәдә искиткеч шәп нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирер. Ләкин кемнәрнеңдер вәгъдәләренә генә исегез китмәсен: буш куык булып чыгар кебек алар. Сөеклегез күңелле генә сюрпризлар белән куандырыр. Ялгыз Үгезбозауларга да шәп яңалык: алга таба ышанычлы тормыш иптәшенә әйләнердәй бер кеше белән танышу ихтималы бик зур. Дусларыгыз четерекле мәсьәләдә нәрсәнең ялган, ә нәрсәнең чынбарлык булуын ачыкларга ярдәм итәр.

Игезәкләр (21.05–21.06) Бер нәрсәдән шикләнмичә, җаваплы, кыю карарларга килә алачаксыз. Атна урталарында дусларыгыз матур гына яңалыклар ишеттерәчәк. Бу күтәренкелек бүләк итү белән беррәттән, бик тә шәп планнарыгызның барып чыгачагына да зур өметләр уятачак. Атна ахырында юлыгызда очраган бер танышыгызның моңарчы булмаганча бик ачылып сөйләшүе күңелегездә күптәннән йөртелгән сорауларга җавап табу мөмкинлеге бирәчәк.

Кысла (22.06–22.07) Шәхси тормышыгызга бер яңалык үтеп керер. Үзегезне дәртләндереп, хәтта яшәртеп җибәрер бу! Әлеге халәтегезне хезмәттәшләрегез дә сизеп алыр һәм үзләренең мактау сүзләрен яудырыпмы-яудырыр! Яңа елга кадәр хәл итеп бетереләсе эшләр арасыннан берсе кесәгезгә шәп кенә акча керү белән төгәлләнер. Мәхәббәткә кагылышлы фикерләрегезне үзгәртердәй хәлләр булып алыр.

Арыслан (23.07–23.08) Үзегезгә кирәкле кеше белән уртак тел таба алмыйсызмы? Берникадәр вакытка онытып торыгыз. Юкса аңа сагыз кебек ябышу бик-бик озакка сузылачак каршылык, хәтта нәфрәт китереп чыгарырга мөмкин. Атна ахырларында күптәннән көтелгән бер хәбәрне ишетеп, әй, сөенерсез! Шатлык-сөенечләр әле аның белән генә дә бетмәячәк. Әйтик, ел ахырында уч тутырып акча алу гына да ни тора!

Кыз (24.08–22.09) Атна урталарында тормышыгызда хыянәткә охшашрак хәлләр булып алыр. Ләкин ни гаҗәп: сезнең аларга исегез китмәячәк. Киресенчә, эш-гамәлләрегезгә этәргеч кенә биреләчәк! Үпкә-рәнҗеш кебек хисләргә күңелегездә урын юк әле сезнең чөнки. Бер-бер артлы уңышлар явып, кесәгезгә әйбәт кенә акча кереп торганда, ничек инде башкача булсын ди!..

Үлчәү (23.09–23.10) Атнаның беренче яртысы әйбәт кешеләр белән рәхәтләнеп аралашу, планнар кору чорына әйләнер. Тик менә атнаның икенче яртысында ашыгыч эшләр килеп чыгу гына кәефне бозмагае – шәп планнарыгыз өзелергә мөмкин чөнки. Төрле гайбәт, имеш-мимешләрдән читтәрәк йөрегез, юкса якыннарыгызда шикләнү тудыру куркынычы юк түгел. Атна ахырында көнкүрештәге бер проблемадан котылып, иркенләп сулап куячаксыз.

Чаян (24.10–22.11) Акча мәсьәләсендә бик уяу, сак булыгыз. Җиңел генә акча эшләргә тәкъдим итүчеләргә борылып та карамагыз. Суык тидерү куркынычы бар: җылырак киенегез, кибеттә-фәләндә битлек киеп йөрегез. Гаиләсез Чаяннар, язмышның искиткеч матур бүләгенә әзер булып торыгыз! Яңа танышыгыз бик өметле мөнәсәбәтләр вәгъдә итәчәк.

Укчы (23.11–21.12) Бер эшне бик тиз һәм бик төгәл башкарып, җитәкчегезнең мактау сүзләренә күмелерсез. Бу хезмәттәшләрегез алдында абруегызны күтәрүгә китерер һәм хәтта хезмәт хакы күләмендә дә сизелер. Гомумән, акча мәсьәләсендә проблемалар бетеп, кем әйтмешли, финансларның романслар җырлый торган вакыты артта калыр. Атна ахырында инде онытылып бетә язган игелекле бер эшегезнең әҗере кайтыр.

Кәҗәмөгез (22.12–20.01) Дөрес булмаган мәгълүмат ишетергә, очраклы гына үзегезнең яисә башкаларның (монысы – тагын да начаррак) серләрен ачып салырга мөмкинсез. Шуңа күрә бу чорда аралашмыйчарак яшәүдән дә яхшысы юк. Атнаның икенче яртысында күзәтүчәнрәккә әйләнүегез аңлаешсыз кайбер әйберләргә ачыклык кертергә ярдәм итәр. Бу исә эшегезнең нәтиҗәсен арттырыр, кәефегезне күтәрер, кесәгезнең шактый ук калынаеп китүенә өмет уятыр.

Сукояр (21.01–19.02) Алҗыгансыз түгелме? Шулай икән, дөрес тукланырга, туйганчы йокларга, саф һавада, якыннарыгыз тирәлегендә күбрәк булырга тырышыгыз. Аннан килеп, кеше эшен үзегезгә өймәгез. Шушы киңәшләрне үтәсәгез, ак сакаллы карт булырсыз – ел ахырында эшегездән дә, тормышыгыздан һәм матди өлкәдән дә канәгать калырсыз.

Балык (20.02–20.03) Бик тиз генә теге яки бу нәтиҗәгә ирешү омтылышы барып чыкмаска мөмкин. Шуңа күрә, сабырлык җыеп, бераз көтәргә туры килер. Эш өчен атнаның икенче яртысы уңайлы булыр – күптәнге бер максатыгызга ирешеп, кемнәрнеңдер борынына чиертерсез. Бу сезне канатландырып җибәрер, абруегызны күтәрер. Атна ахырында балаларыгыз матур гына хәбәрләр белән сөендерер.


Фикер өстәү