«Туган тел» каналының Казан филиалы җитәкчесе Миләүшә Сибгатуллинадан «Чыршы күркәсе» САЛАТЫ

Бу салат өчен 200 г тавыкның ак ите, 400 г шампиньон гөмбәсе, 4 йомырка, 1 баш суган, 100 г каты сыр, лачау (кукурузные хлопья) кирәк. Бизәр өчен яшел тәмләткечләр (укроп) кулланыла.

Гөмбә, суганны атланмайда кыздырабыз. Бер савытта башта итне, гөмбә, суган, йомырка, сырны майонез яки каймак белән болгатабыз, тәменчә тоз-борыч өстибез. Аннан шушы кушылманы яссы савытка өеп күчерәбез, аңа чыршы күркәсе формасын бирәбез, яшел суган, лачау белән бизибез.


Фикер өстәү