Яңа фаразлар искесеннән яхшыракмы?

2019 елның декабрендә бу юлларның авторы киләчәккә ике фараз язды. Фаразларның берсе начар, икенчесе тагын да начаррак иде. Начаррак фаразны, бәйрәм алдыннан кешеләрнең кәефен кырмыйк дип, бастырмадык. Әмма нәкъ шул фараз тормышка ашты да инде. Хәер, газетада дөнья күргән фаразда да без тормышның катлаулы буласын, авыр сынаулар аша үтәргә туры киләчәген әйткән идек.

Инде 2010 елдан башлап, бер дә курыкмыйча, кешелек җәмгыятенә сикәлтәле юллар, зур югалтулар фаразладык. Әйтик, 2016 елга фаразыбызда: «…алдагы елга фаразларны язганда, алсу күзлекне салып, карасын кияргә кирәк. Киләчәккә кара күзлек аша карау фаразларның тормышка ашу шансын зурайта», – дип язганбыз. 2018 елның декабрендә: «Алдагы ел безгә моңарчы күрелмәгән шанлы вакыйгалар вәгъдә итә. Бәлки, вакыйгаларның иң кискене 2020–2022 елларга калыр, ул кадәресен без өзеп әйтә алмыйбыз, тик бер нәрсә бәхәссез: кешелек җәмгыяте зур дәһшәт алдында басып тора», – дип фаразлаганбыз. Күрәбез: кискен вакыйгаларның башы дип 2020 елны фаразлаганда, без ялгышмаганбыз. «Тайм» журналы үтеп баручы елны: «Тарихтагы иң начар ел», – дип атады. Социаль челтәрләрдә кешеләр киләчәккә планнар корганда: «Бу афәт үтеп киткәч», – дип планлаштыралар. Әмма без кечкенә генә төзәтү кертәбез: тарихтагы иң начар ел алда әле. Якындагы еллар начар елларның тезмәсе булачак һәм елдан-ел авырлыкларның ишәюе көтеләчәк… Европадагы мәшһүр инвесторларның берсе быел язгы якта гына «бөтен рецессияләрнең анасы булган» кризис якынлашуын белдергән икән, димәк, әле без катлаулы юлның башында гына һәм моны олигархик бизнес вәкилләре дә аңлый.

Үтеп баручы елга Россия бизнесының бәясен карыйк. «67 процент Россия компанияләре өчен 2020 ел түбәнәю периоды булды, шуңа өстәп 28 процент аны үз тарихларындагы иң начар ел дип санадылар», — дип яза РБК. Вәләкин 4 процент бизнес быелны тарихларындагы иң яхшы ел дип бәяләгән. 2021 ел ахырына бу бәяләр бераз үзгәрер: төшенкелеккә бирелүчеләр саны артыр, оптимистлар саны кимер. Без, билгеле, күңеллерәк фаразлар да яза алыр идек, әмма тарихның агышы шундый: объектив рәвештә тормышның матди ягы начараячак. Күңелсезлекләргә алдан әзерләнүчеләр отачак, ваемсызлар өметсезлеккә бирелүчеләр армиясен тулыландырачак.

Барлык математик исәпләүләр дә икътисади кризисның тирәнәячәген күрсәтә. Ел ахырына глобаль әҗәтләр суммасы бөтен дөньяның эчке тулаем продуктының 365 процентына җитәчәк дип исәплиләр белгечләр. Гади телгә күчереп әйтсәк, яшәешең өчен бер тиен дә тотмыйча, барлык эшләгәнеңне 4 елга якын әҗәт түләргә генә файдаланырга кирәк дигән сүз бу. Аңлый торгансыздыр инде: андый әҗәтне түләп булмый. Безнең икътисади хәлебезне менә шул әҗәтләр кризисы начарайта да инде. COVID-19 пандемиясе – кризисның сәбәбе түгел, бер этәргече генә. Без афәт дип санаган бу йогышлы чир тиз генә чигенмәстер әле. Вакцинага артык зур өметләр багларга ярамый. Шәхси гигиена чаралары озак вакытка чиргә каршы көрәшнең бердәнбер нәтиҗәле ысулы булып калыр. Әмма хәтта чума кебек куркыныч чирләрнең дә, кисәк башланып, серле рәвештә кисәк тукталып калуын да хәтерли кешелек дөньясы. Шуңа күрә чишелешнең бу юлына да өметләнергә кирәктер, мөгаен.

Пандемия игълан ителеп, безне беренче тапкыр өйләргә бикләгән көннәрдә: «Без беркайчан да элекке кебек булмабыз, үзгәрербез», – дигән тәүбә сүзләре ишетелүен хәтерлик әле. Тик кешелек җәмгыяте аз гына да үзгәрмәде. Элекке яшәү рәвешен яңадан кабатлау өчен көтәбез чирнең үтүен. Әмма алай була алмый ул. Пандемия дә, аңа бәйле һәм бәйсез башка кыенлыклар да, җәмгыятьне үзгәртеп, яңа форматка күчерү өчен бирелделәр. Компьютер элененеп калса, нишлибез? Әйе, сүндереп кабызабыз. Русча әйткәндә, перезагрузка ясыйбыз. Без яшәгән дөньяда шундый «перезагрузка» башланды да инде. Бик күп начар «программалар»ны: процент капиталын, әхлакый азгынлыкны, алдашу, урлашу һәм башкалар хисабына яшәүне юк иткәннән соң гына зур кризисның дәһшәтле адымнары тукталачак һәм алтын гасыр кояшы чыгачак. Бу юлларның авторы андый үзгәрешләр өчен 5–7 ел тирәсе вакыт кирәк булыр дип саный. Безне тетрәткән, гаҗизләндергән еллар булачак алар. Без шуный хәлгә килдек: зур стрессыз чистарынырлык түгел.

Менә шул сәбәпле 2021 елга фаразларыбызда без, курыкмыйча, кризисның тирәнәясен, кыенлыкларның артачагын әйтәбез. Кешелек дөньясы зур сугышка әзерләнә, аның кайчан буласын белмибез. Әмма контурларын чамалыйбыз. Шушы көннәрдә генә Таганрог шәһәрендә караклар модернизациягә куелган Ил-80 самолетындагы 39 яшерен радиостанцион блокны таладылар. Бу самолетның «Кыямәт көне очкычы» дип йөртелүен, Россиядә бары тик шундый 4 кенә очкыч барлыгын һәм аларның зур сугыш чыккан очракта барлык төр кораллы көчләр белән идарә итү өчен төзелгәнлеген әйтү дә җитә. Әгәр ул блоклар потенциал дошманнар кулына төшсә һәм серле кодлар ачыкланса, Россия армиясенең нинди хәлдә калачагын чамаларга мөмкин. Шундый яшерен самолеттан кыйммәтле җиһазларның урлана алуы һәм каракларның эзләре суынганчы тотылмавы безнең хәлнең бик үк күңелле түгеллеген искәртә. Караклык безнең тормышның барлык тармакларына да үтеп керде һәм ул вазгыятьнең начараюына китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып калачак. Илдән бәрәкәт бик озакка качты, бөтен дөньяда зур түнтәрелеш барганда, Россиядә генә хәл яхшырмаячак.

Шуңа карамастан тормышын бөтәйткән, рухи кризис кичермәгән кешеләр дә булачак безнең арабызда. Укучылар хәтерли торгандыр: авырлыклар өскә ишелеп килгәндә, без төшенкелеккә бирелмәдек, «Сикәлтәле юлны җиңеләйтик», «Коронавирустан гына түгел, крокодил авызыннан да котылып була», «Финанс кыенлыклары шартларында ничек яшәргә?», «Кайсын сайларга:  каһвәнеме, савытынмы?» дигән язмаларда авыр юлны җиңел үтү ысуллары белән уртаклаштык. Бу юлларның авторы, шул киңәшләрне яза-яза, коронавирус белән чирләде, өйдә бикләнеп яшәргә туры килде, матди югалтулар да кичерде, башка кайбер проблемалар белән дә йөзгә-йөз очрашты. Хәтерлим: тән авыртуга түзү авыр булган көннәрнең берсендә, чирнең сәбәбе COVID-19 икәнлеге ачыклангач, хатынга: «Котлыйм сине, безнең икебездә дә – коронавирус», – дип елмайдым. Проблема белән йөзгә-йөз очрашу аны көтүгә караганда яхшырак. Әйе, чир чынлап та авыр һәм катлаулы икән, озакка да сузыла җитмәсә. Вәләкин тәрәзәдән баштүбән сикерерлек түгел. Без куркып көтә торган башка кыенлыклар да шулай ук.

Мәсьәләне чишү өчен, аның катлаулылыгын уйламаска кирәк. Моннан җиде ел элек бу юллар авторы «Саңгырау бака феномены» дигән язмада Данциг атлы студентның, өй эше дип белеп, гасырлар буе чишелмәгән мәсьәләне чишеп ташлавы турында: «Бөек математиклар меңәр еллар буе чишә алмаган мәсьәләләрне Данциг өй эше дип кабул иткәнгә генә чишкән, чөнки ул аларны чишү мөмкин түгел дигән караш белән таныш булмаган», – дип язган иде. Барлык кыенлыкларны да җиңүнең универсаль формулаларының берсе шушы: чишелеш мөмкин түгел дигән уйны башка кертмәү. 2021 ел никадәр генә катлаулы булмасын, ул тудырган проблемалар чишеләчәк. Фәкыйрьлектән курку бөлгенлектән сакламый, йөрәк белән генә байлыкка омтылу адәм баласын муллыкка ирештерми. Матди проблемаларны хәл итүнең формуласы бөтенләй башка. Аны имам әл-Газали ике-өч җөмлә белән генә аңлатып биргән: «Мескен Адәм баласы! Әгәр ул фәкыйрьлектән курыккан кебек, җәһәннәмнән курыкса, ул аларның икесеннән дә котылыр иде! Әгәр ул байлыкка омтылган кебек, җәннәткә омтылса, ул аларның икесенә дә ирешер иде. Әгәр ул йөрәге белән Аллаһтан үз гамәлендә кешеләрдән курыккан кебек курыкса, ул бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булыр иде», – ди. Аллаһтан куркуы белән мәшһүр хәлиф Гомәр ибн Габделгазиз үлем түшәгендә ятканда, аннан: «Балаларыңа мирас итеп ни калдырасың?» – дип сорыйлар. «Тәкъвалыкны калдырам. Тәкъваларны Аллаһ кайгырта», – ди ул һәм дөнья малыннан берни калдырмыйча үлеп китә. Балалары тиз арада бик зур байлыкка ирешәләр, чөнки тәкъвалык – иң яхшы инвестиция. Барлык кризисларны да җиңәргә шул булыша. Стрессларны да юк итә, депрессиядән дә саклый торган ул формуланы кешелек дөньясы акрынлап өйрәнәчәк. Безне куркыткан «тарихтагы иң авыр ел» дип аталган еллар тезмәсе – безнең укытучыларыбыз алар. Тырыш укучылар булыйк, еллар сабагын яхшы үзләштерик. Кайчан без элеккечә яшәүне туктатып, тәкъвалыкны нигез итеп яши башлыйбыз, менә шул чакта кризис тукталачак, куркыныч чирләр артка чигәчәк. Кешелек дөньясына таныш булмаган куркыныч вируслар таралуның сәбәбен Ахырзаман пәйгамбәре (салләллаһу галәйһиссәлам) 1500гә якын ел элек төгәл итеп әйтеп калдырган: «Ачыктан-ачык зина кылу таралса, аңарчы күрелмәгән чирләр чыгачак», – дигән. Мәгълүмдер ки, сәбәбен бетермичә торып, чирдән котылып булмый.

                                                           Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү