Табиб-эндокринолог, диетолог Елена Черная әйтүенчә, төнлә белеп ашаган очракта симерү янамый. Бары тик ризыкның сыйфатын һәм күләмен исәпкә алырга кирәклеген әйтә табиб.
Аның сүзләренчә, кичке алтыдан соң ашаганыбызның майга әверелүе турындагы фикер бик үк дөрес түгел. «Әйе, төнге унбердә тамак ялгаучыларның кичке алтыда ашаучыларга караганда майны 10 процентка кимрәк «яндыру»ын күрсәткән тикшерү нәтиҗәләре бар. Шул ук вакытта арыган кешенең төнлә гадәттә «дөрес булмаган» ризыкларга – калорияле коры-сарыга, тәм-томга өстенлек бирүен беләбез. Ә менә төнлә тамак ачканда «дөрес» ризыклар – эремчек яки йогырт капкалап алсаң, шуңа бераз гына чикләвек тә өстәсәң, гәүдә авырлыгы да артмаячак, сәламәтлеккә дә зыян килмәячәк», – дигән табиб. Аның сүзләренчә, кичен солы боткасы ашау иртән кандагы глюкоза микъдарына уңай йогынты ясый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез