Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә практик психолог, гипнолог, гаилә мөнәсәбәтләре белгече Зәйтүнә Әхмәтҗанова ярдәм итте.
– Өлкән буын «Тиен тиенне саклый» гыйбарәсен еш кабатлый. Акчаны тота белеп тоту белән артык саранлык арасындагы чик кайда?
– Чыннан да, элекке буыннарның акчага мөнәсәбәте сакчылрак булган. Бу тарихи тәҗрибәгә бәйле: алар кытлык, ачлык, сугыш, югалту, тотрыксызлык аша узган. Шуңа күрә акча күпләр өчен иминлек символына әйләнгән. Бүген без муллык заманында яшибез: товар күп, сайлау зур, куллану тиз. Мода да тиз үзгәрә, һәм кешеләр еш кына «кирәк» белән «теләк»не бутый. Проблема акчаны янга калдыру, ягъни экономиядә түгел, ә чиксез, кирәгеннән артык куллануны гадәти хәлгә әйләнүендә.
Акчаны белеп тоту белән саранлык арасындагы чик шунда: сакчыллык – аңлы рәвештә сайлау, ә саранлык – куркып, хәтта кирәк әйберләрдән дә баш тарту.
Кеше бюджетын планлаштыра, мөмкинлеген исәпкә ала, шул ук вакытта үзен һәм якыннарын кирәкледән мәхрүм итми икән, бу – акчага карата сәламәт мөнәсәбәт. Ә һәр чыгым курку, борчу яки гаеп хисе тудыра икән, бу – эчке дефицит билгесе. Асылда акча – ул тормыш итү өчен корал гына. Аннан куркырга да, аңа табынырга да ярамый. Иң мөһиме – ике чик арасында баланс табу: уйламыйча туздырмау, әмма шул ук вакытта кысылып та яшәмәү.
– Динебез тыйнаклыкка өнди. Моңа да каршы килмичә, амбицияләр, карьера үсеше һәм зур керемнән дә баш тартмыйча ничек яшәргә?
– Әйе, диндә тыйнаклык, нәфесне тыю, малга артык бәйләнмәү турында күп әйтелә. Әмма бу әле байлыкка, үсешкә, зур максатларга омтылу гөнаһ дигән сүз түгел. Дин кешене малдан баш тартырга түгел, ә малның колы булмаска өйрәтә.
Матди байлык бит ул – максат түгел, ә сынау һәм җаваплылык. Чын байлык исә – намуслы яшәү, файдалы булу; гаделлек һәм күңел тынычлыгы. Шуңа күрә мәсьәлә акчаның үзендә түгел, ә аның ничек табылуы һәм ничек кулланылуында. Димәк, дингә каршы килмичә дә амбицияле, эшчән, уңышлы булырга мөмкин. Аллаһ биргән акылны, сәләтне, көчне гаилә, җәмгыять, ил файдасына куллану – үзе зур байлык.
Баеса, кеше башкаларга да файда китерә ала: эш урыннары булдыра, гаиләсен тәэмин итә, туганнарына ярдәм күрсәтә. Ләкин «иманлы кеше бөтен нәрсәсен таратырга тиеш» дигән фикер дөрес түгел. Әйе, бүлешү, сәдака, ярдәмчеллек мөһим.
Ләкин кешегә ярдәм итү ул – тоткан балыгыңны бирү түгел, ә кармак тотарга өйрәтү.
– Әле бит бай булганы өчен үзен гаепле хис итүчеләр дә бар...
– Һәр кешенең тормыш кыйммәтләре төрле. Кемдер өчен акча, матди байлык ул кадәр мөһим түгел. Һәм бу – табигый күренеш. Менә шуны аңларга кирәк. Консультацияләрдә дә игътибар итәм: кешенең үсәсе, эшлисе, күп табыш аласы килә, әмма башында «акчаның күп булуы куркыныч» дигән ышану яши. Ә ул кешене бик чикли.
– Ышану, димәктән, 1990 нчы елларда «ярык тагарак янында калу»чылар шактый булды бит инде. Бүгенге урта буын акчасыз калуны дөнья бетүгә тиңли. Бу «тарихи яра», нәсел программасы балаларга күчмәсен өчен эшләргә?
– Ул чор ярлылык, билгесезлек, югалтуга бәйле. Өстәвенә шул вакытта намуссыз кешеләрнең башкалар хисабына баерга тырышуы да көчле тетрәнү калдырды. Шуңа күрә бүген күпләр өчен акчасыз калуны кыенлык буларак кына түгел, зур бер хәвеф һәм терәксезлек кебек кабул ителә. Бу, чыннан да, тарихи «яра».
Шул ук вакытта бүген кешеләр акчаның һәм матди байлыкның ролен артык күтәрә. Нәтиҗәдә рухи һәм әхлакый кыйммәтләр икенче планга күчә. Бу куркыныч, чөнки акча үзе генә бәхет бирми. Билгеле, акчасыз яшәп булмый. Әмма ул иминлекнең бердәнбер гарантиясе түгел. Кешенең байлыгы акча белән генә үлчәнми. Аның төп терәге – белеме, хезмәте, холкы, тормышка җайлаша белүе һәм кешеләр белән мөнәсәбәте. Балаларга менә шуны сеңдерергә кирәк.
«Нәсел яра»сы балаларга күчмәсен өчен, өлкәннәр башта үз куркуларын аңларга тиеш. Гаиләдә акча турында куркып, борчылып сөйләшәләр икән, бала да шул ук мөнәсәбәтне үзләштерә.
– Эшләп табылмаган, ә «күктән төшкән» акча (мирас, бүләк, отыш) була бит. Еш кына кеше аны я бик тиз генә бөтенләй сарыф итә, я, киресенчә, кагылырга да курка. Ни өчен без «җиңел» акчаны шулай кабул итәбез?
– Эшләп табылган акчага көч, вакыт, сабырлык салына, шуңа күрә кеше аны үз хезмәтенең нәтиҗәсе итеп күрә, аның кадере дә зуррак була. Ә «күктән төшкән» акча һәрвакытта да «минем казаныш» булып тоелмый. Кеше аңа көч куймаган, шуңа күрә ул җиңелрәк тә сарыф ителә. «Җиңел килгән акча җиңел китә» дигән гыйбарә дә шуңа бәйле. Ләкин икенче як та бар: кайберәүләр мондый акчага кагылырга да курка. Чөнки көтелмәгән керем гаеп хисе, шик, борчу уята ала.
Психологик яктан иң дөрес юл – моны «җиңел акча» дип түгел, ә мөмкинлек һәм җаваплылык итеп кабул итү. Монда да иң мөһиме – акчаның каян килүе түгел, ә синең аңа мөнәсәбәтең. Көтелмәгән керемне дә «Бу акча миңа нинди мөмкинлек бирә һәм мин аны ничек файдалы куллана алам?» дип, тыныч кына кабул итәргә кирәк.
Иртәгәге көн турында азрак борчылыр өчен, Зәйтүнә Әхмәтҗановадан көндәлек өч гадәт:
Беренче гадәт – керемнәрне һәм чыгымнарны күзәтү, язып бару. Кеше акчасының кая киткәнен белми икән, борчылу арта. Ә чыгымнарны язып бару һәм бюджетны планлаштыру аңлаешлылык тудыра. Аеруча алда торган мәҗбүри чыгымнарны алдан исәпләү мөһим.
Икенче гадәт – планлаштырылмаган сатып алулардан тыелу. Кибеткә нәрсә өчен барганыңны төгәл белеп керергә кирәк. Мәсәлән, чалбар алырга дип керсәң, юлда ошаган башка әйберне шунда ук алмау яхшы. Ач килеш кибеткә керү дә еш кына кирәкмәгәнне сатып алуга китерә.
Өченче гадәт – даими рәвештә киләчәккә акча калдырып бару. Керемнең 10–15 процентын аерып кую да вакыт узу белән сизелерлек сумма җыярга ярдәм итә. «Өч конверт» ысулы бик уңайлы: берсе – көндәлек чыгымнарга, икенчесе – якын арада мәҗбүри булган сатып алуларга, өченчесе – «хәвефсезлек мендәре» яки зур максат өчен.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез