Ә үсемлекләр «аш» таләп итә. Язын тукландырмаганда, алар начар үсә, зәгыйфьләнә башлый. Җәен исә, никадәр тырышсаң да, кулдан ычкындырылганны кире кайтарам димә: үсемлекләр шау чәчәктә утырмаячак, кыскасы, мул уңышка өметләнеп булмаячак.
Агроном Хәким Моратов язгы тукландыру буенча киңәшләре белән уртаклашты.
Җимеш агачы
Бөреләре әле уянып кына килгәндә, агачка азот кирәк. Моның өчен тирескә җылы су өстәп (1:1 нисбәтендә), 5 көн җылыда тотарга мөмкин. Шуннан соң, сөзеп, 1:10 нисбәтендә су кушаарга һәм агач төбенә сибәргә.
Икенче тапкыр яфрак яргач тукландырасы була. Бу чорда агачка, әйбәт чәчәк атсын өчен, фосфор һәм калий таләп ителә. Бер үсентегә 1 кв. м мәйданга 25 г исәбеннән әче күкертле калий (калий сульфаты), 30 г «двойной суперфосфат» таләп ителә. Бу ашламаларны бер үк вакытта кертергә мөмкин: дымлы туфракка чәчеп, төбен йомшартып, туфрак белән күмеп куярга кирәк. Суда эретеп сибәргә дә мөмкин.
Өченче тапкыр тукландыру икенчесеннән соң 2,5 атна чамасы узгач башкарыла. Монысы агачның иммунитетын ныгыту һәм микроэлементларын тулыландыру, җимешне күбрәк бирдерү өчен кирәк. 10 литр суга 5–10 г бор кислотасы салып, агач ябалдашына бөркисе.
Бакча җиләге
Кар эреп, туфрак бераз кипшергәч һәм яфраклары күренә башлагач, беренче тапкыр тукландырыла. Азотлы ашлама (тавык тизәге, тирес, мочевина, аммиак селитрасы) кертелә. Икенче тапкыр – чәчәккә бөреләнгәч. Калийлы һәм фосфорлы ашлама (көл, суперфосфат, нитрофоска) кирәк. Чәчәк аткач яки җиләкләр яралгач, өченче тапкыр ашлыйлар (җиләкләре эре булсын өчен). Гадәттә тирес төнәтмәсе кулланыла.
Карлыган
Туфрагына сый беренче тапкыр апрельдә – бөреләнгәч кертелә. 1:10 нисбәтендә тирес яки тавык тизәге төнәтмәсе бик кулай. Икенче тапкыр чәчәккә бөреләнгәч ашлыйсы. Бу чорда аңа чәчәк ату өчен фосфор һәм калий кирәк. 10 л суга 100–200 г көл өстәп, төбенә сибегез. Карлыганы барлыкка килгәч, эре һәм татлы булсын өчен, тагын көл эремәсе белән тукландырасы була.
Кура җиләге
Кар эреп, бөреләре уянуга, азотлы ашлама таләп итә. Төбенә мочевина (1 кв. метрга 10–20 г), аммиак селитрасы (1 кв. метрга 20–30 г) яки азофоска (1 кв. метрга 20–30 г) сибеп, туфрак белән күмеп куярга. Беренчесеннән соң 2 атна чамасы узуга, май урталарына кадәр, икенче тапкыр тирес (1:10) яки тавык тизәге (1:20) эремәсе белән ашларга. Чәчәк атар алдыннан туфракка суперфосфат (1 кв. метрга 30 г) һәм калий тозы (1 кв. метрга 15 г) кертсәң, кура җиләге эре, сусыл һәм бик татлы булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез