Балалар республика клиник хастаханәсенә яңа җиһазлар китергәннәр

Балалар республика клиник хастаханәсенә «Татарстан Республикасы Балалар сәламәтлек саклавының үсеше, балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны кертеп» региональ проекты һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында яңа җиһазлар китерелде. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Хастаханәгә «Canon Medical Systems Corporation» кирәк -яраклары белән бергә Vantage Elan магнит-резонанс томографы алып кайтканнар. Әлегә җиһазландыру процессы бара һәм ул якын арада файдалануга тапшырылачак.

MIR дигән спирометрия һәм пульсоксиметрия өчен аппарат та кайтарылган. Әлеге заманча тикшерү-диагностикалау медицина приборы артериаль капилляр канның гемоглобинын кислород (сатурации) белән туклануын үлчәү өчен билгеләнгән.

Шулай ук катнаш ЭКГ һәм АКБ мониторингы өчен эш станциясе һәм «Ret Cam Shuttle» цифрлы киң почмаклы ретиналь камера да китергәннәр.


Фикер өстәү