Казансу елгасындагы боз өстендә бер ир-ат баланы чанада утыртып йөргәнен шаһитлар видеога төшергән. Кадрлар социаль челтәрдә чыкты.
Видеоны “Казан” гаилә үзәге тирәсендә төшергәннәр. Бер мизгелдә ир-атның кулыннан чана ычкынып китә һәм ул сак кына басып аны алырга бара.
Социаль челтәр кулланучылары ир-атны гаепләгән. Алар фикеренчә, елгадагы боз җитәрлек дәрәҗәдә калын түгел.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat