Сабада чүп беткән

Казанда “Мәктәп экопатруле” V республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү булды. Бәйгедә 100дән артык укучы катнашкан.  8 меңннән артык фото һәм видеохәбәр килгән. Табигатьне саклау законын бозучылар турында хәбәрләр җибәрү буенча Казан, Минзәлә, Саба, Әлмәт, Кама Тамагы, Спас, Түбән Кама, Азнакай районнары укучылары аеруча зур активлык күрсәткән.

– Республикабыз елдан-ел чистара. Үзләренең үрнәге белән яшьтәшләренә дә, хәтта әти-әниләренә дә әйләнә-тирә мохиткә ничек итеп сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеген күрсәтүче балалар үсеп килә. Балаларны табигатькә сакчыл карарга өйрәткән укытучыларга да, укучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәм, – ди Татарстан экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров.

Җиңүчеләр арасында Саба гимназиясендә укучы бертуган Лиана һәм Сабина Хәбировалар бар. Алар быел икесе дә беренче урынга лаек булган. Көндәшләре куып тотарлык түгел. Сабина – 94 балл, Лиана 77 балл туплаган.

– Электрон көндәлекне карап утырганда,  бәйге турында мәгълүмат күрдем.  Иң элек минем бик тә табигатькә булышасым килде. Чүплекләр төшереп йөри башлагач, бу эшкә ничек кереп киткәнне дә сизми калдым, –  ди 7 нче сыйныф укучысы Сабина. – Без  гаиләбез белән чисталык яратабыз. Өйдә дә тәртип. Чүпне дә тиешле урынга ташлыйбыз.  Бу бәйгедә 4 ел рәттән катнашам инде. Шөкер, ел саен бүләк алам. Беренче ике ел – телефон, аннан велосипед, быел ноутбук бирделәр.

Сеңлесе Лиана, 4 нче сыйныфта гына укыса да, апасыннан калышмый икән. Ул бәйгедә өченче елын катнаша.

– Беренче тапкыр айфон бирделәр. Чүплекләр төшереп йөрер өчен үз телефоным да бик әйбәт иде. Мин ул бүләгемне әтигә бирдем. Икенче юлы палатка эләкте. Аның да рәхәтен күрдек инде. Табигатькә чыкканда кулланабыз. Быел Кырымга барганда да  алдык. Соңгысында ноутбуклы булдым. Ападан бер дә калышасым килми инде, – ди Лиана. – Кая гына барсак та, чүплек күзлибез. Безнең Сабада алай ук пычрак түгел. Шуңа күрә,  чүп эзләп, башка җиргә барабыз.

Әлеге кызларны бәйгедә катнашырга өндәгән укытучылары Гөлназ Галихуҗина  исә укучылары белән бик горурлана.

– Алар җиңгәч, күңелемә рәхәт. Республика күләмендә бүләк алу – зур мәртәбә. Лиана да, Сабина да  йөзү буенча  төрле ярышларда катнашалар. Кайсы гына шәһәргә барсалар да, иң элек табигатьне кайгыртып кайталар, – ди ул. – Бәйгегә җибәргән хәбәрләрнең күбесе – Казан, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән. Аларның  сыйныфташлары да бу бәйгедә катнаша. Әмма читкә чыгып йөрмәгәч,  аларга Сабадагы чүплекләр генә җитми.

Сабина белән Лиана бу бәйгедә   киләчәктә дә  катнашырга җыеналар.

Исегезгә төшерәбез: әлеге бәйге ел саен 1 сентябрьдән киләсе елның 31 августына кадәр үтә. Катнашучыларга “Мәктәп экопатруле” кушымтасына теркәлеп, рөхсәт ителмәгән урыннардагы чүплекләрне фото-видеога төшереп, министрлыкка хәбәр итәргә кирәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү