“Авыл бетсә, шәһәрдә ни ашарлар?”

Быел “Нечкәбил” бәйгесе 15 нче тапкыр узды. Ярымфиналда Татарстанның төрле шәһәр-районнарында яшәүче 48 гаилә катнашса, финалда катнашу бәхете бары тик 12сенә генә эләкте. Алар барысы да бу бәйгегә бик ныклап әзерләнгән. Быел жюри финалга чыккан барлык гаиләләрне дә җиңүче  дип игълан итте. Гүзәл ханымнарга “Алтын Нечкәбил” исеме бирелде.

Хәер, хикмәт җиңүдәмени! Авылда яшәп ятучы гаиләңне ияртеп килеп, иреңне тыңлатып, әти-әниеңне урыннан кузгатып, Казан сәхнәсенә алып менү үзе үк – зур батырлык! Кеше алдына чыгып, курыкмыйча гаиләсе, андагы гореф-гадәтләр, тату яшәү серләре турында сөйләүчеләр, димәк, матур итеп яши дә белә.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт” оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова да үрнәк гаиләләргә соклануын белдерде.

– Әлеге бәйгенең башланып киткән вакытын хәтерлим. Беренче елны без бары тик Казан ханымнарын гына җыйдык. Аннары әкренләп шәһәрләрдә яшәүчеләр, районныкылар, авылныкылар кушылды. Республикада бәйгеләр күп, ә монысы аерылып тора. Гаилә кыйммәтләрен саклау, матур яшәү серләре белән бүлешү хәзерге заманда бик кирәк, – диде ул һәм катнашучыларга Президент Рөстәм Миңнехановның, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең сәламен җиткерде.

– Куркып башланган эш хәерле була. Беренче елларда әлеге чараның бүгенгә кадәр килеп җитәсен уйламый да идек. Без бит нәфислек бәйгесе уздырмыйбыз. Тырыш, булдыклы, гаиләләре белән горурлана ала торган ханымнарны билгелибез. Шөкер, андыйлар безнең Татарстанда бик күп, – диде “Нечкәбил” бәйгесен оештыручы Изольда Жуйкова.

Быелгы финал өлешен тамаша кылырга рәхәт булды. Бернинди кытыршылык та юк, ардырмый да, чыгышлар матур бер тамаша булып үрелеп бара. Күзәтергә рәхәт тагын бер күренеш – биредә катнашучыларның бербөтенлегенә дә шаһит буласың. Һәр гаилә үз “Нечкәбил”енә ярдәм итәр өчен тырышты. Бу өлештә әлбәттә, иң элек ирләргә, аннан соң бәбиләргә, бабай белән әбиләргә дә рәхмәт әйтми булмый. Узган елларда сәхнә артында бала йоклатып йөргән, үз чыгышы җиткәч, сәхнәдә сөеклесенә җиңәргә булышкан ирләргә соклана идек. Быел да күп булды алар. Вакыт-вакыт чараны хатын-кызларныкы түгел, ирләр бәйгесе инде әллә, дип уйлап куясың. Элек гүзәл ханымнар ирләрне сәхнәгә чыгара алмыйбыз дип зарланса, хәзер киресенчә, алып кереп булмый.

Әнә шуңа да сәхнәдә ханымнар үзләрен тыныч тотты. Таянырлык кешеләре янәшәдә булгач, хатын-кызга тагын ни кирәк? Тыныч күңел белән җырлап та була, биисең дә, сөйлисең дә. Казан данын яклаган Рушания Плотникованың ире Владислав тамашачыны яшьлегенә алып кайтты. Хатыны белән танышкан вакытларны да, өч кызлы булган чакларын да матур итеп сәхнәләштереп күрсәтте. Баксаң, яшь чакта дискәтүктә танышканнар. Әле бүген дә яшьләрдән ким сикермиләр. Роза һәм Рүзәл Хәнәфиевләр икесе дә  – ЮХИДИ хезмәткәрләре икән. Үсеп килүче кызлары Эльвина белән Ралина да әкренләп яшь инспекторлар рәтенә кереп бара. Әмма тамашачыны гаҗәпләндергәне – бөтен нәселләре белән гармун уйныйлар.

Сәхнәгә чыккан барлык гаиләләр дә үз осталыгын күрсәтергә тырышты. Шәһәрдә яшәүчеләргә караганда, авылдан килгән ханымнарга зур сәхнәдә чыгыш ясау, сөйләү җиңел түгел. Балтач районының Бөрбаш авылында яшәүче Лилия Заһидуллина да шундый фикердә.

– Гел русча сөйләшеп йөрмәгәч, без акцент белән сөйләшәбез. Әмма жюрида утыручыларның барысы да аңласын өчен, сәхнәдә ике телдә дә аралашырга тырыштык, – ди Лилия. Аларның чыгышы җанга җылы керткән иде инде. 8 яшьлек улларының: “Я устала, мама”, – дигәне бөтен залны җанландырып җибәрде. Әмма малай тырышты. Әле сүзләрен онытмасын дип, бабасына да ярдәм итеп торды. Аларның тамашалары авылга бәйле иде. Малай бабасыннан: “Мин шәһәргә китсәм, авыл бетәме?” – дип сорый. Бабай: “Әйе”, – дип җавап бирә. “Авыл бетсә, шәһәрдә нәрсә ашарлар?” – ди Булат. Кыскасы, авылны бетермәс өчен, китмәскә карар кыла малай. Заманында әтисе дә нәкъ шулай эшләгән була.

– Узган ел безнең районда “Төп йорт килене” дип аталган бәйге булды. Куркып кына тотынган идек, районда гран-прига лаек булдык. Шунда ЗАГС хезмәткәрләре күреп, безгә “Нечкәбил”гә барырга тәкъдим иттеләр. Мин исә бик борчылдым, район данын яклый алмасак, дип кайгыга төштем, – дип искә ала Лилия. – Шул чакта ирем Рөстәм тынычландырды. Бергәләп, ничек тә ерып чыгарбыз, диде. Чыгышыбызның бөтен сценариен ирем язды. Әле бит ике як әти-әни дә катнашты. Аларны да әллә ничә кат репетицияләргә алып бардык. Авырсынмадылар, риза булып йөрделәр. Гомеремдә дә шәһәрдә яшәрмен дип хыялланмадым. Авыл кирәк иде миңа. Монда җаныма рәхәтлек алам. Күрше авылда гына үз әти-әнием яши. Иремнекеләр якын итеп, яратып торалар. Янәшәмдә таянырлык кешем бар. Өч балам үсеп килә. Бәхет өчен тагын ни кирәк?

Әле Лилиянең бик күп рәхмәт укучы авылдашлары да бар. 10 елдан артык Бөрбаш авылында фельдшер булып эшләгән ул. Аннары “ашыгыч ярдәм” гә күчкән. Кечкенә Сәйдәш тугач, тәүлекле эштән китәргә булган. Хәзер район поликлиникасында шәфкать туташы булып эшли икән. Ире Рөстәм исә районның яшьләр һәм спорт бүлеген җитәкли.

– Бергә чыгып китәбез, бергә кайтып керәбез. Иремнең әти-әнисенә мең рәхмәт. Алар барда без тыныч күңел белән йөрибез. Өйгә кайтып керүләр рәхәт, – ди Лилия. – Бәйгедә җиңү зур җаваплылык өсти. Безгә хәзер тагын да матуррак, үрнәк булып яшәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә булган бәхетемне күпсенмәсен, олыларны олы итеп, туганнарны яратып, кешеләргә җылы сүзләр әйтеп яшәргә язсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү